Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

01:00, 05.05.2024

Айдар Галимовның кызы әнисенә бүләк бирә: Зилә ханымның сүгенеп рәхмәт әйтүеннән көләләр

Айдар Галимовның кызы Айгизә әнисе Зиләгә туган көнгә бүләк биргән. Ул әнисе турында бик җылы сүзләр яза: «Әни булу ул бик катлаулы эш. Әмма син аны булдырдың… Мин университетны укып бетермичә киткәч, ничек кәефең кырылганын хәтерлисеңме? Мин сине аңлыйм. Мин югары белем ала алмагач, сезнең кәефегезне кыра торган берни дә эшләмим дип уйладым. Мин моны эшли алдым. Һәм мин синең хыялыңны тормышка ашырам», дип язган ул һәм әнисенә казах җырчысы Димаш Кудайбергенның Истанбулдагы концертына билет биргән. «Без икәү барабыз», – ди Айгизә.

«УЗИ нәтиҗәләре түгел, әмма әйбәт бүләк», – дип бәяләгәннәр укучылар. Берсе: «Янәшәдә шундый артист утыра, ә аңа Димаш кирәк», – дип язган. «Айдар Ганиевичны да алыгыз», – дип тә язалар.

Зилә ханымның бүләкне алган реакциясе күпләрне көлдергән. Аның ирексездән кызына сүгенү сүзе әйтеп җибәрүен бик мәзәк итеп кабул иткәннәр.

«Мин ишетелде генә дип уйлаган идем. Кабат карарга кирәк»,

«Айгизә, б...т, җылаттың. Минем әни никтер «ужас» дип әйтә. Мөгаен, буын шундыйдыр мач китереп әйтә – аннары «кызым, рәхмәт». Туган көне белән Зилә апаны, озын гомерләр телим!»

«Күз яшьләре аша көлдем. Айгизә, молодец».

«Нинди матурлар сез. Әни супер һәм шундый матур «б..т».

«Б.т бу роликны ясаган. Әниең ут. Чын күңелдән көлдем».

«Бигрәк кызык булды, күздән яшьләр чыкты. Айгизәгә шундый бүләк өчен рәхмәт, ничек сөендерә әнисен. Шундый тыныч, ипле гаилә, уңышлар барыгызга да».

Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.