Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

14:15, 17.05.2024

Өч балалы әтиләрне мобилизациядән калдырачаклармы?

Өч балалы әтиләрне мобилизациядән калдырачаклармы?

Оборона буенча Дәүләт Думасы комитеты өч балалы әтиләрне мобилизациядән кичектерү закон проектын кире кагарга киңәш итте. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

18 яшькә кадәр 3 баласы яки көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге баласы булган кешеләрне мобилизациядән кичектерү каралган закон проектына карата Оборона буенча Дәүләт Комитеты нәтиҗәсен «База» Телеграм-каналы чыгарды.

Комитеты башлыгы Андрей Картаполов имзалаган нәтиҗә язуында күрсәтелгәнчә, депутатлар «закон проекты авторларының күбрәк гражданнарны һәм аларның гаилә әгъзаларын мобилизациянең уңай булмаган нәтиҗәләреннән якларга даими омтылышына аңлап карый» диелә. Әмма моның белән килешә алмыйлар, чөнки «кичектерүләр исемлеген арттыру Россия Кораллы көчләрен комплектлауга тискәре йогынты ясый» дип күрсәтелә документта. Хөкүмәт шулай ук закон проектын хупламады, ул шактый камилләштерүгә мохтаҗ дип билгеләп үтте.

Закон проекты авторларының берсе Нина Останина комитет карары белән килешми. «База» Телеграм-каналы белән сөйләшкәндә, ул законны эшләтеп бетерүдә нык торачагын әйтте.

«Мин тулысынча мобилизацияләү турында әйтмим, монда бөтен гражданнарның да корал тотачагы аңлашыла. Әмма өлешчә мобилизация булганда, өч балалы әтиләрне кичектерү мөмкин. Президент указында күп балалы гаиләнең дүрт балалы түгел, ә өч балалы икәненә аңлатма бирелә. Кызганыч, бу оборона комитетына барып җитмәгән», – дип сөйләгән Нина Останина.

2022 елның көзендә Россия Оборона министрлыгы 16 яшькә кадәрге өч баласы булган әтиләргә кичектерү тәкъдим итте, әмма гыйнвар аенда Генераль штаб директивы гамәлдән чыгарылды.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.