Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

21:00, 17.05.2024

Ядегәр авылы кызы хәрби операциядә һәлак булган сөйгәненә шигырь багышлаган

Ядегәр авылы кызы хәрби операциядә һәлак булган сөйгәненә шигырь багышлаган

Кукмара районы Ядегәр авылы кызы Фирүзә Бәшәрова махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган сөйгән егете Нияз Гыйльмановка атап язган шигырь язган. Аны «Хезмәт даны» газетасы «ВКонтакте» челтәрендә тәкъдим итә.

«Ак күбәләк керде төшләремә,

Килеп кунды көмеш йөзеккә.

Ап-ак иде аның канатлары,

Нур бөркелде әле, исемдә.

Канатларын салмак кына җилпеп,

Очып үтте өйнең түрләрен.

Әйләнепләр торды баш очында,

Җилкәсенә кунды әнкәңнең.

Тыңлап торды ипләп сөйләшкәнне,

Аңлагандай, безгә күз салды,

Аннан очты, канатларын җилпеп,

Саубуллашты кебек тоелды.

Ак күбәләк керде төшләремә,

Әллә инде чыннан син идең?

Минем күңел сизә әле һаман,

Син бит янәшәмда йөрисең…»

«И балакайлар. Икесе дә миндә укыган балалар. Ниязның урыны ожмах түрләрендә булсын. Әти-әнисенә, Фирүзәгә сабырлыклар. Бик акыллы, сабыр егет иде. Гомерләре кыска булган шул балакайның», – дип комментаий калдырган Фирүзә белән Ниязның укытучылары Гөлнара Мөбәракова шигырь янында.

«Бу баланың әтисенең исемен языгыз әле. Барлык мөселманнар дога кылырлар, рухлары шат булсын, урыннары фирдәвес җәнннәтләрендә булсын»;

«Түземлек сезгә. Балалар гына бит әле. Урыны оҗмахта булсын, шуның өчен үстергән балалар түгел иде бит...»;

«И Аллам, бу матур кызга, әти-әнисенә сабырлык бир», – дигән комментарийлар да бар.

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.