Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

12:00, 19.05.2024

«Штабта кәгазьләр чыгардым, ашханәдә эшләдем» дип сөйләгән Россия Герое популярга әйләнде

Россия Герое, ике Батырлык ордены кавалеры Иван Жарскийның видеосы төрле каналларда таралды. Иван махсус операция зонасында «Леопард» немец танкын, Американың «Бердли» хәрби пехота машиналарын тар-мар иткән. 27 яшьлек егет видеода үзенә герой исемен «штабта һәм ашханәдә эшләгән өчен» бирүләрен тыйнак кына сөйли, әмма чынлыкта герой исемен ни өчен биргәннәрен әйтми.

Иван Жарский – махсус операция зонасында беренче көннән үк. Узган елның 26 июлендә ул, «Корнет» танкларга каршы ракета комплексының җитәкчесе буларак, немец «Леопард 2А6» танкын юк итә. Шуннан соң позициясен алмаштыра һәм «Бредли» хәрби пехота машинасын юкка чыгара. Шул ук көнне тагын 6 хәрби пехота машинасын юк итә. Икенче көнне Жарский хезмәттәшләре белән тагын бер «Леопардны», «Бредли» һәм хәрби пехота машинасын җиңә. 12 октябрьдә аңа Россия Герое исеме бирәләр.

Егет шулкадәр популярга әйләнгән – аның белән фотога төшәргә теләүчеләр шулкадәр арткан ки, аның янына сакчы куярга мәҗбүр булганнар.

Источник: Intertat
просмотров: 89

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.